Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияләрнең электрон каталогы эшен оештыру кысаларында тутыру тәртибен сынап карау предприятиеләре билгеләнде

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияләрнең электрон каталогы эшен оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды.
Электрон каталог 2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында тәкъдир ителгән иде.
Каталог кулланучыларга Татарстан Республикасында җитештерелгән продукция турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек тудыра.
Хәзерге вакытта тармак министрлыклары тарафыннан электрон каталогка предприятиеләрнең мәгълүмат кертүләрен оештыру буенча җаваплы затлар билгеләнде һәм электрон каталогка мәгълүматны кертү тәртибен сынап карау буенча пилот предприятиеләр исемлеге билгеләнде.
Киңәшмәдә шулай ук пилот предприятиеләр («Бөреле» ЯАҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ һәм «Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖ) вәкилләре дә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International