2014 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Аны Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артем Здунов катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләренең билгеләнгән срокларда тәкъдим ителергә тиешле докладларга ярашлы рәвештә үтәлеше тикшерелде.