Икътисад министрлыгы атна саен Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциянең электрон каталогы белән эшләү кызыксындырган затлар өчен укулар үткәрә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен базарларга этәрү турында» 2014 елның 19 сентябрендәге ИХ-12-264 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП тарафыннан Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияләрнең электрон каталогының пилот версиясе эшләнде (http://kp.agzrt.ru/).

 
Электрон каталог республикада җитештерелә торган продукция турында белешмәләр тупланган мәгълүмат ресурсы булып тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы атна саен, «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП белән берлектә, электрон каталогны тутыру һәм куллану мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздыруны оештыра.


Укулар һәр пәнҗешәмбе 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, конференц-зал. Киңәшмәләрдә катнашу бушлай.


Моннан тыш, әлеге мәгълүмат системасы белән эшләү буенча техник ярдәм күрсәтү, шулай ук теләк һәм тәкъдимнәрне туплау «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП тарафыннан info@mail.agzrt.ru  электрон почтасы аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International