«2015 елга һәм 2016–2017 еллар план периодына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларының төп параметрларын тикшерү буенча зона киңәшмәләре башланып китте.
Әйтик, 2014 елның 21 октябрендә Татарстанның Биектау муниципаль районында республиканың тугыз муниципаль районы вәкилләре катнашында зона киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы әгъзалары, җирле үзидарә депутатлары, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары советлары рәисләре – башлыклар, башкарма комитет җитәкчеләре, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.
Кереш сүз белән катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева киңәшмәдә катнашучылар игътибарына 2015 елга һәм 2016–2017 еллар план периодына Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең Хөкүмәт утырышында хупланган, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында һәм парламент тыңлауларында тикшерелгән фаразларын тәкъдим итте.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – 2015 елга һәм 2016–2017 еллар план периодына Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
Шулай ук Россия Федерациясе Салым кодексының 32 бүлегенә ярашлы рәвештә физик затлар мөлкәтенә салым салуны кертү мәсьәләләре дә каралды.