Кече һәм урта бизнесның экспорт юнәлешле вәкилләре «Россиянең БСОга кушылуы шартларында илебез предприятиеләренең үсеш перспективалары һәм проблемалары» дип аталган бушлай семинарга чакырылалар

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге кече һәм урта бизнесның экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен белем бирү чаралары кысаларында Сезне һәм Сезнең хезмәткәрләрегезне «Россиянең БСОга кушылуы шартларында илебез предприятиеләренең үсеш перспективалары һәм проблемалары» дип аталган бушлай семинарда катнашырга чакыра.
Сорауларга «Халыкара технологик үзәк» ҖЧҖ генераль директоры, икътисад фәннәре кандидаты, КМТТУ (КХТИ)ның менеджмент һәм эшкуарлык эшчәнлеге кафедрасы доценты Зөлфия Кадиева җавап бирә.
Семинар 23 октябрь көнне сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International