2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы контрактларга үзгәртүләр кертү тәртибен эшләде

2015 елның 27 феврале, җомга

Эшләнелгән Тәртип 2015 елда яклар тарафыннан контрактта каралган контрактны үтәү срокларын килештерү, контракт бәясе, товар, эш, хезмәт күрсәтү берәмлеге бәяләре, һәм шулай ук товар саны, эш, хезмәт күрсәтү күләмнәре буенча үзгәртүләр кертергә мөмкинлек бирә. Әлеге норма 2014 елның 31 декабренә кадәр имзаланып, үтәлү вакыты 6 айдан зуррак һәм үтәлү срогы 2015 елда тәмамланырга тиешле контрактларга карый.
Контракт шартларына үзгәртүләр кертү өстәмә килешү аша башкарыла, ә исәп-хисап һәм нигезләү өстәмә килешүгә теркәлгән кушымтада күрсәтелә. Килешү китерелә торган товарның – санын, башкарыла торган эш һәм күрсәтелә торган хезмәтнең күләмен арттыруны күздә тота алмый.
Документ проекты белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://regulation.gov.ru/.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International