Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар ташу һәм багаж йөртү эшчәнлегенә дәүләт җайлавы үткәрү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 472515-6нче закон проектына Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кертелгән төзәтмәләр проектына җайлау йогынтысын бәяләү максатында ачык консультацияләр үткәрү буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты мөрәҗәгате алынды.
Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.
Пректта артык административ һәм башка чикләүләр кергән нигезләмәләр ачыкланган очракта, үз фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон адреска юллавыгызны үтенәбез: Nail.Madiev@tatar.ru.