2015 елның 25 февралендә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясен тикшерү буенча «түгәрәк өстәл» оештырылды.
«Түгәрәк өстәлдә» Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, КДАТУ ректораты, укытучылары, аспирантлары һәм студентлары, һәм шулай ук «Татарстан-2030» проектының җирле офисы вәкилләре һәм проектны эшләүчеләр катнашты.
Катнашучыларга КДАТУның җитештерү белән интеграция һәм өстәмә белем бирү буенча проректоры, икътисад һәм төзелештә эшкуарлык кафедрасы мөдире Гөлсинә Заһидуллина сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Стратегиянең икътисадый үсешкә һәм икътисадый зоналар һәм агломерацияләр белән стратегик идарә итү системасын төзүгә караган өлеше турындагы доклад белән AV Group президенты Алексей Крыловский чыгыш ясады.