«Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге базасында Россиядә беренче Казан лазер мәктәбе ачыла

2015 елның 27 феврале, җомга
7 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар өчен Россиядә беренче Казан лазер мәктәбе «Идея» Яшьләр инновацияле иҗаты үзәге («Идея» ЯИИҮ) базасында ачылачак. Проектның максаты – баланың яктылык турындагы белемнәрен күтәрү, мәктәптә укытылачак физика курсына әзерләү, гамәли тәҗрибәләр үткәрү (яктылык таралу, чагылу, сыну, яктылык дифракциясе һәм интерференциясе, Тиндаль эффекты һ.б.ш. буенча) һәм заманча лазер җайланмаларында әлеге күренешләрне гамәли яктан өйрәнү.

Кече төркемнәр өчен Кояш системасын төзү, кубны таркату буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.
Һәр бала мәктәптән граверланган предмет (кайчы, ручка һ.б.) яки үзе мөстәкыйль эшләгән линейка белән чыгачак.
Мәктәпнең ачылышы түбәндәге адрес буенча 2015 елның март уртасына планлаштырыла: Казан ш., Петербург ур., 50.
Татарстан Республикасы ЯИИҮ исемлеген һәм адресларын түбәндәге сылтама буенча таба аласыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/tsentri-molodezhnogo-innovatsionnogo-tvorchestva.htm

Белешмәләр өчен телефон: (843) 258-91-52
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International