Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, вәкаләтле банклар белән берлектә, Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара

2015 елның 27 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, вәкаләтле банклар белән берлектә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә Проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм күрсәтү программасын раслау турында»гы 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнашу өчен инвестицияле проектларны сайлап алу бара.
Хәзерге вакытта программада катнаштыру өчен 10 вәкаләтле банк сайлап алынган: «Россия Саклык банкы» ААҖ, «Россельхозбанк» ААҖ, «Альфа-Банк» АҖ, «ВТБ Банк» ААҖ, «Промсвязьбанк» Җәмгыяви акционерлык банкы, «Газпромбанк» ААҖ, «Банк Москвы» ААҖ, «Открытие Финанс корпорациясе» Банкы Җәмгыяви акционерлык җәмгыяте, Халыкара инвестиция банкы, Евразия үсеш банкы.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында элемтә өчен җаваплы зат: инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин.
Тел. +7 (843) 524-91-31
Моб. +7 (987) 239-35-99
E-mail: Igor.Gubaydullin@tatar.ru  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International