«Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» яшьләр конкурсына проектларны кабул итү 10 мартка кадәр дәвам итә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

«Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» яшьләр конкурсына тәгаенләнгән проектларыгызны 2015 елның 10 мартына кадәр тапшыра аласыз.
Конкурста яше 16дан 35кә кадәр булган яшь кешеләр катнашырга хокуклы. Коллектив белән катнашу мөмкинлеге дә бар.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
– «Кеше капиталы»;
– «Икътисад»;
– «Пространство-территориаль үсеш».


Шулай ук 2015 елның 14 февралендә үткән эзләнү конференциясендә катнашучылар тәкъдимнәре буенча дүрт өстәмә номинация кертелә:
– «Стратегиягә үз юлыңны яз» – Стратегия текстына өстәмәләр, үзгәртүләр, төгәллекләр кертү буенча тәкъдимнәр (1дән 2000гә кадәр сүз);
– «Стратегиягә исем бир» – Стратегия-2030ның асылын чагылдыра торган фраза, шигарь, сүзтезмә;
– «Образ тәкъдим ит» – Стратегия-2030ның эмблемасы, символы, логотибы – Стратегия-2030 асылының визуаль чагылышы;
– «Стратегия турында сөйлә» – Стратегия-2030 турында сөйләү (рәсемнәрдә чагылдырып).


Проектларны mystrategy@tatarstan2030.ru  электрон адресына юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International