Әлмәт шәһәрендә «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәү сорауларына багышланган белем бирү семинары уздырылды.
Семинарда республиканың Әлмәт, Аксубай, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Сарман муниципаль районнары предприятиеләренең 50дән артык җитәкчесе һәм белгече катнашты.
Семинарда сатып алуларны башкару вакытында киң таралган хаталар һәм җаваплылык төрләре, 2015 елдан сатып алулар турындагы законнарга кертелгән яңалыклар, һәм шулай ук заказчыларның сатып алу эшчәнлеген оптимальләштерү ысуллары каралды.
Киләсе семинар Казанда 2015 елның апрелендә оештырылачак, һәм бу турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында хәбәр ителәчәк.