Эшкуарлар өчен мәгълүмат: 22 майда XII Гомель икътисадый форумы һәм «Гомельдә яз» күргәзмә-ярминкәсе оештырыла

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
2015 елның 22 маенда Гомель шәһәрендә (Белоруссия) XII Гомель икътисадый форумы уздырыла. Аның төп максаты – тәҗрибә уртаклашу һәм халыкара сәүдә-икътисад, инвестицион хезмәттәшлеккә караган сорауларны тикшерү, озакка исәпләнгән ышанычлы партнерлык элемтәләре урнаштыру.
Форумда фикер алышуларның игътибар үзәгендә – җитештерүдә, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш комплексында, логистикада, дәүләт-хосусый партнерлык принциплары нигезендә социаль объектларны үстерүдә инвестицияле хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары буенча: (+375 233) 743402, 749690, 741912, 743173, 748488 yved@mail.ru һәм форумның рәсми сайтында: www.gomel-forum.by. алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International