Татарстанның социаль эшкуарлары продукциясе Россиянең 4 төбәгендәге «ЛУКОЙЛ» ягулык салу станцияләренең 40 сәүдә ноктасына чакырыла

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
«Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды, «ЛУКОЙЛ» ААҖ белән берлектә, «Больше, чем покупка!» конкурсы уздыра. Ул Россия социаль эшкуарлары тарафыннан җитештерелгән товарларны Россиянең 4 төбәгендәге «ЛУКОЙЛ» ягулык салу станцияләренең 40 сәүдә ноктасында сатуны күз уңында тота.
Әлеге Конкурс – социаль эшкуарлар продукциясен сату каналларын киңәйтүнең өстәмә мөмкинлеге ул.
Конкурста катнашу өчен http://конкурс.большечемпокупка.рф/ сайтында теркәлергә, онлайн-гаризаны тутырырга һәм аны Конкурсны оештыру комитетына юлларга кирәк.
Катнашу шартлары, уздыру вакыты турында шулай ук «кайнар линия» телефонына шалтыратып белергә була: 8-800-333-68-78.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International