Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар Франция, Япония һәм Финляндиядә стажировка үтә алалар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

2015 елның 27 февралендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Федераль ресурс үзәге тарафыннан оештырылган «Президент программасы кысаларында стажировкалар: 2015 елдагы перспективалар һәм мөмкинлекләр» төбәкара семинары үтте. Семинарда Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучыларның 2015 елда чит илләрдә стажировка үтә алу шартлары һәм үзенчәлекләре каралды. Быел Германия, Норвегия, Франция, Япония һәм Финляндиядә стажировка үтү өчен төркемнәр оештыру планлаштырыла.


Семинарда Татарстан Республикасыннан идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясенең җаваплы секретаре, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторы мөдире Наил Мадиев катаншты.


Хәзерге вакытта Германия һәм Норвегиядә стажировка үтү өчен документлар кабул итү төгәлләнде, 20 мартка кадәр Франциядә стажировка үтү өчен документлар кабул итү бара. Япония һәм Финляндиядә стажировка үтүгә кагылышлы мәгълүмат Федераль ресурс үзәге сайтында урнаштырылачак: http://www.pprog.ru/probation/foreign/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International