Һәр чәршәмбе Икътисад министрлыгы Казан башкарма комитеты тарафыннан уздырыла торган сатып алуларда катнашырга теләгән эшкуарлар өчен укулар оештыра

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
2015 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Казан башкарма комитеты тарафыннан уздырыла торган сатып алуларда катнашырга теләгән эшкуарлар өчен белем бирү семинары оештырылды.
Семинар кысаларында «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП белгечләре тарафыннан 223.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданчыгындагы эш сораулары каралды. Моннан тыш, TAXNET компаниясе һәм «Контур» Махсуслашкан конструкторлык бюросы менеджерлары электрон санлы имзаны ничек алу, электрон сәүдә мәйданчыгында аккредитация процедурасын ничек узу һәм сатып алуларда катнашу өчен документларны һәм гаризаны ни рәвешле тутыру турында сөйләделәр.
Мондый семинарлар март аеның һәр чәршәмбесендә 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залында оештырылачак, һәм шулай ук бу турыда Казан шәһәре башкарма комитетының рәсми сайтында алдан хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International