Стратегия-2030 проектын Азнакай һәм Баулы районнары Советлары утырышларында тикшерделәр

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 елның 3 мартында Азнакай һәм Баулы районнары Советлары утырышлары узды. Утырышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, шулай ук муниципаль районнар Советлары депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышларда 2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International