Татарстан Республикасының 104 авыл җирлеге үсеш өчен республика бюджетыннан 1әр млн сум акча алачак

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсының оештыру комитеты утырышы уздырылды. Конкурста Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында урнашкан 217 авыл җирлеге катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды, һәм аларның һәрберсе бюджеттан 1әр млн сум күләмендә акча алачак.
Грант акчалары Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендәге тормыш-көнкүреш шартларын тәэмин итә торган матди-техник базаны ныгытуга, авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларны тышкы төзекләндерүгә һәм андагы социаль инфраструктура объектларын яңартуга һәм Татарстан Республикасы авыл җирлекләре өчен социаль мөһим сорауларны хәл итүгә юнәлдерелә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International