Иртәгә «Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» Яшьләр бәйгесе җиңүчеләре игълан ителә

2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 28 мартында «Татарстан Стратегиясе – минем Стратегиям!» Яшьләр бәйгесенә йомгак ясалачак.
Исегезгә төшерик, әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе өстендәге эшкә һәм аның буенча фикер алышуларга яшьләрне җәлеп итү, Стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләрнең күзаллауларын һәм фикерләрен ачыклау, һәм шулай ук Стратегиягә кертү өчен яшьләр «идеяләре банкын» формалаштыру.
Бәйге түбәндәге юнәлешләр буенча барды:
– «Кеше капиталы»;
– «Икътисад»;
– «Пространство-территориаль үсеш».
Чараны үткәрү урыны: Казан ш., Островский ур., 23 – «Сәләт» йорты.
Башлана 13:30 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International