Икътисад министрлыгы металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә лицензия контроле экспертларын аттестация үтәргә чакыра

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кара, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату сферасында дәүләт лицензия контроле өлкәсендәге экспертларны аттестацияләү комиссиясе турында нигезләмә, һәм шулай ук комиссия составы расланды.
Эксперт статусы алырга теләгәннәр Министрлыкка гариза белән мөрәҗәгать итә алалар.
Гариза формасы, дәгъва кылучыларга карата таләпләр һәм критерийлар, квалификация имтиханын үтү тәртибе һәм шартлары түбәндәге адрес буенча Министрлык сайтында урнаштырылган Нигезләмәдә күрсәтелгән: http://mert.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_293632.pdf.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International