1 апрельдә федераль субсидия алуга Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кушылу өчен сәнәгать паркларының гаризаларын сайлап алу үткәрелә

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Сәнәгать (индустриаль) парклар төзүгә субсидия алу өчен гариза биргәннәр игътибарына.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның 1 апрелендә 14:00 сәгатьтә «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алуга Татарстан Республикасының гомуми гаризасына кушылуга дәгъва кылучыларның гаризаларын сайлап алу комиссиясенең утырышы уздырылачагын хәбәр итә. Анда конкурс сайлап алуына кергән гаризалар каралачак. Барлык тапшырылган гаризалар да сайлап алу конкурсына кертелгән.
Комиссия утырышын уздыру урыны: Татарстан Республикасы, Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб. 429.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International