Контракт системасына багышланган семинарда сатып алулар өлкәсендәге яңалыклар каралды

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
2015 елның 24 мартында Казан шәһәрендә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт каршындагы укыту-методик үзәгендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга кертелгән үзгәрешләрне куллану сорауларына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Семинарда 2014 елның ахырында кабул ителгән яңалыкларны тормышка ашыруга, кече эшкуарлык һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алу күләмнәре турында хисап әзерләү үзенчәлекләренә кагылышлы еш очрый торган сораулар каралды.
«Сатып алулар өлкәсендә контракт системасына кертелгән яңалыклар» презентациясе белән сылтама буенча танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International