Бизнес өчен уңай шартлар тудыру буенча иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне гамәлгә ашыруга мониторинг үткәрелә башлады

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 22 апрелендә Теләче муниципаль район  Советының утырышлар залында  муниципаль дәрәҗәдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә һәм инвестицияле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән уңышлы тәҗрибәләрне гамәлгә кертү буенча беренче утырыш уздырылды.

Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр Стратегик инициативалар агентлыгында махсус җыентык – Атласка тупланган  һәм алар 2014 елның көзендә җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Теләче муниципаль районы – Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияле климатны яхшырту максатларында  65 муниципаль берәмлекнең уңышлы тәҗрибәсе сыналу үтә торган бердәнбер районы.

Шулай ук СИА Атласын булдыру барышында Теләче муниципаль районында инде гамәлгә ашырылган иң яхшы тәҗрибә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International