20 апрельдән 22 апрельгә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында үткәрелә торган курслар кысаларында бер төркем тыңлаучылар «2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе: яңа офыклар» темасы буенча уздырылган дәрестә катнаштылар. Ул диалог һәм тыңлаучыларның Стратегия үзенчәлекләренә кагылышлы сорауларына җавап бирү форматында оештырылды. Гамәли дәрес сыйфатында курсларда укучылар, төркемнәргә берләшеп, Стратегиянең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш булдылар. Темаларның һәрберсе буенча презентацияләр ясалды.