Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы һәм муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында килешү имзаланды

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре  Советы һәм муниципаль районнары (шәһәр округлары) арасында 2015 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең планлаштырылган зурлыгына ирешү турында килешүгә кул кую тантанасы узды. 2015 елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге тормыш сыйфаты күрсәткечләренә нигезләнгән яңа система буенча бәяләнәчәк. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республика Хөкүмәте тарафыннан, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы белән берлектә, 16 нәтиҗәлелек күрсәткече эшләнде, алар  имзаланган килешү текстына кертелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International