Бүген XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.
Конференцияне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь – Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичёв, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе башкарма директоры (РВИА) Альбина Никконен катнашты.