Россия Федерациясе моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре исемлегенә үзгәрешләр кертелде

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2014 елның 29 июлендәге 1398-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясенең моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) исемлегенә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 16 апрелендәге 668-р номерлы күрсәтмәсе белән үзгәрешләр кертелде.

Моношәһәрләрнең расланган исемлегенә Татарстан Республикасыннан 7 моношәһәр (Яшел Үзән, Кама Аланы, Алабуга, Яр Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама һәм Чистай) керде.

Күрсәтмәдә моношәһәрләр андагы социаль-икътисадый вазгыятькә бәйле рәвештә өч категориягә бүленде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International