«Татарстан-2030» стратегиясе XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсендә тәкъдим ителде

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 23-24 апрель көннәрендә Казанда уза торган  XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында «Татарстан технологик инициативасы - «Татарстан-2030 стратегиясенең флагман проекты» темасына «түгәрәк өстәл» үтте.

Чараның модераторлары сыйфатында  «Татарстан-2030» проектының фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич һәм AV Group президенты Алексей Крыловский чыгыш ясадылар.

«Түгәрәк өстәл» модераторлары Стратегия проектының кластер үсеше өлкәсендәге төп концепцияләрен һәм «Татарстан технологик инициативасы» флагман проектын тәкъдим иттеләр. Төп спикерлар өстенлекле юнәлешләр буенча «кластер активациясен» куллану нигезендә республикада «акыллы икътисад» төзү перспективалары турында үз фикерләрен белдерделәр.

Алексей Крыловский «Татарстан технологик инициативасы» проекты буенча эшнең башлануын һәм стратегик планнардан конкрет гамәлләргә күчү төп бурыч булуын билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International