Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Идея» технопаркында булды

2015 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасында төзелеп килүче робот техникасы үзәге мөмкинлекләре белән танышу максатыннан, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2015 елның 6 июнендә «Идея» технопаркында булды.

Визит вакытында  министрга «гексапод» тибындагы 3нче буын робот күрсәтелде.

Министр шулай ук РИКЕН Геном тикшеренүләре үзәге директоры, профессор  Йошихиде Хаяшизаки (Япония) белән очрашты. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы кече инновацияле предприятиеләре өчен РИКЕН тикшеренү институты катнашлыгында эшләнә торган Геном эшләнмәләре үзәге концепциясе буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International