Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыру программасын тикшерделәр

2015 елның 5 июне, җомга

2015 елның 5 июнендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Кече һәм урта эшкуарлык  субъектларын кредитлаштыруны стимуллаштыруның расланган программасы сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Әлеге Программага ярашлы рәвештә бирелгән кредитлар максатчан санала һәм бары тик төп средстволар алуга, җитештерүне камилләштерүгә һәм яңартуга, соңгы заемщик тарафыннан банк белән килештерелгәннән соң (КУЭ субъектларының әйләнештәге средстволарын тутыру өчен бирелгән кредитлар очрагында), яңа проектлар һәм чаралар башлап җибәрүгә генә тотыла ала. Программаның гамәлгә ашырыла башлавы турындагы белдерү агымдагы айда көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International