Тәэминатчы хокук иясе тарафыннан әйләнешкә кертелгән товарны заказчыга тапшырырга тиеш

2015 елның 9 июне, сишәмбе

А76-17760/2014 номерлы эш буенча Урал округы  Арбитраж судының 2015 елның 6 маендагы  Ф09-2364/15 Карарына ярашлы рәвештә, тәэминатчы  хокук иясе тарафыннан әйләнешкә кертелгән товарны заказчыга тапшырырга тиеш.

Карала торган эш кысаларында  шунысы ачыкланды: заказ бирүче  электрон аукционнар үткәрү вакытында  контракт проектына тәкъдим ителгән товарның Россия Федерациясе территориясендә гражданлык әйләнешенә хокук иясе тарафыннан турыдан-туры яисә аның ризалыгы белән кертелүе расланырга тиешлеге турындагы шартны керткән. Моны товарны китерү моментына тәэминатчы документ белән расларга тиеш.

Кассацион суд карарына ярашлы рәвештә, товар билгесен РФ территориясенә  хокук иясе ризалыгыннан башка кертелгән товарларны сатуга тәкъдим итү рәвешендә куллану законсыз дип табыла һәм хокук иясенә генә караган аерым бер хокукларны бозу дип санала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International