Сатып алуларны формалаштыру, раслау һәм графикларын алып бару кагыйдәләре расланды

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан имзага кертелгән «Федераль һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны планлаштыру һәм дәлилләү механизмнарын камилләштерү турында», 552нче, 553нче, 554нче, 555нче карарларга кул куйды.

Кабул ителгән карарлар федераль, төбәк һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны планлаштыру турында 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм дәүләт (муниципаль) ихтыяҗларын тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International