Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының кадрлар мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

2015 елның 8 июнендә икътисад министры Артём Здунов Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү, квалификацияләрен күтәрү һәм стажировкалар оештыру чараларын тикшерүгә багышланган киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм күрсәтү программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар үтәлешенең кайбер якынча нәтиҗәләре каралды, һәм шулай ук 2015 елның икенче яртыеллыгы планнары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International