«Түгәрәк өстәл» «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» (ИННОКАМ) ассоциациясе тарафыннан «Ростсельмаш» Комбайн заводының механик эшкәртү бюросы башлыгы Араик Петунецның эш сәфәре кысаларында оештырылды.
Фикер алышуларның төп темасы «Ростсельмаш» ААҖ белән хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлеге булды. «Түгәрәк өстәлдә» катнашучылар «Ростсельмаш» ААҖнең тәэминатчылар белән эшләү шартларына кагылышлы шактый күп сораулар буенча мәгълүмат алдылар. «Түгәрәк өстәл» тәмамланганнан соң, «Ростсельмаш» ААҖ вәкиле кластерның кайбер предприятиеләрендә булды.