Алабуга шәһәрендә офис тибындагы бизнес-инкубатор эшли. Ул Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны нәтиҗәле үстерүне тәэмин итү өчен төзелгән. Бизнес-инкубатор резидентлары бушлай белем алуга, үз эшчәнлекләре төрләре өчен актуаль булган семинарларда һәм тренингларда, Россиянең әйдәп баручы бизнес-тренерлары уздырган мастер-классларда катнашырга хокуклы, аларның шулай ук үз бизнеслары өчен базар конъюнктураларын өйрәнү мөмкинлеге бар, резидентлар үзләренең төп эшчәнлек төрләре буенча да, Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары буенча да төбәк форумнарында катнаша алалар.
Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, «Алабуга шәһәре бизнес-инкубаторы» ДБУ резиденты булып теркәлегез!