17 августтан Казан ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләрендә эшли башлаячаклар: Җиңү пр., 100 һәм Гагарин ур., 103.
Күпфункцияле үзәкләрдә Казанда яшәүчеләр никахны теркәү, балигъ булмаган балалары һәи мөлкәти дәгъвалары булмаган очракта ике затның уртак ризалыгы нигезендә аерылышу турында, ЗАГС архивыннан документлар алу буенча гаризалар тапшыра, һәм шулай ук баланың тууын терки, аталыкны билгели, үлем турында таныклык ала алалар.
Күпфункцияле үзәкләрнең эш графигы: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга — 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр; сишәмбе, пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес: 12.00−13.00, шимбә, якшәмбе — ял көннәре).