Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан күп юнәлешләр буенча Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә тели. Шул исәптән фәнни-мәгариф һәм спорт өлкәләрендә дә, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Татарстан – нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше белән шөгыльләнүче регион. Бүген Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасындагы товар әйләнеше 30дан алып 35 млрд. сумга кадәр. Товар чыгару һәм товар кертү чагыштырмасы бертөрлерәк. Без йөк автомобильләре җибәрсәк, сез безгә җиңел автомобильләр җибәрәсез. Безнеңчә, күп кенә юнәлешләрдә хезмәттәшлегебезне үстерер чама бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Регионнар арасында тәҗрибә алмашу – бик кызыклы, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, инновацион үсеш мәсьәләләре буенча да, уңайлы инвестицион тирәлек тудыру мәсьәләләре буенча да. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар булдыру һәм ИТ өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Мәскәү өлкәсе - Россиянең тарихи яктан танылган фәнни-мәгариф үзәге, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов губернаторга республиканың сәнәгать секторын үстерү турында сөйләде. «Татарстанның төп нокталары – нефть химиясе һәм нефть эшкәртү. Без пластмассалар һәм синтетик каучуклар җитештерәбез. Параллель рәвештә машина төзелешен, авиа төзелешне, суднолар төзелешен һәм компрессорлар җитештерүне алып барабыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы үсеш ала. «Без шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә, шулай ук эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә йөз тотабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, берничә көн элек Сан-Паулуда (Бразилия) Казан 2019 елда һөнәр осталыгы буенча World Skills дөнья чемпионатын уздыру хокукын отты.
«Минемчә, квалификацияле эшче кадрлар әзерләү мәсьәләләре, һөнәри әзерлек стандартларын арттыру мәсьәләләре һәр регион өчен бик мөһим», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Шулай ук ул Андрей Воробьевка Мәскәү өлкәсе территориясендә яшәүче татарларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Андрей Воробьев Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда Татарстан үз үсешендә куәтле ыргылыш ясады. Еш кына федераль программаларны һәм Россия Президенты указларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанны мисал итеп куялар, диде ул.
Андрей Воробьев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ресурслар һәм финанс кытлыгы заманында, беренче планга бюджет тулыландыру һәм эш урыннары булдыру мәсьәләләре чыга. «Татарстан бу юнәлештә эшли һәм барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә тырыша. Без үз чиратыбызда сезне күзәтәбез, анализлыйбыз, нәрсә килеп чыгуын карыйбыз», - диде Мәскәү өлкәсе губернаторы.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Андрей Воробьевка визиты өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бүген кич Казан Спорт сараенда “Чын йөрәктән” хәйрия хоккей матчы узачак, анда атаклы спортчылар да катнашачак. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы кунакларны шушы чарага чакырды.