2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре белән, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган продукцияне сату турындагы киңәшмә йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәләрен үтәүгә багышланган эшче киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан түбәндәге карарлар кабул ителде – хөкем ителгәннәргә һәм шулай ук һөнәри әзерлек остазларына һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү эшен оештырырга, хөкем ителгәннәрне укытуга һәм алга таба ирекләреннән мәхрүм ителгән урыннардан азат ителгәннән соң да хезмәтләрен дәвам иттерү өчен, республика сәнәгать предприятиеләрен һәм тармак министрлыкларын җәлеп итү максатларында гамәлдәге программаларга үзгәрешләр кертү.