РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 674850-6 номерлы ФЗ проектына төзәтмәләр әзерләде (закон проекты).
Аерым алганда, закон проектына кертелгән төзәтмәләр белән контроль үткәрелә торган затлардан дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары яисә алар буйсынуындагы оешмалар карамагында, һәм шулай ук дәүләт (муниципаль) мәгълүмат системаларында, реестрларда һәм регистрларда булган документларны (шул исәптән рөхсәт документларын) таләп итүгә тыю кертелә.