Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына ярашлы рәвештә, 2015 елның III кварталыннан башлап, Россиянең барлык төбәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр артыннан статистик күзәтү алып бару планлаштырыла.
Боерыкта мәгълүмат тапшыруның ешлыгы каралган – квартал саен һәм ел саен.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары электрон төрдәге хезмәт күрсәтүләр турындагы мәгълүматны «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган системасына кертергә тиеш булалар.