Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар сайлап алынды

2015 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында 2015 елның 8 сентябрендә  Татарстан Республикасы бюджетыннан  2015 елда субсидияләр бирү өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны (СЮ КБО) сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды.

Утырышны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, конкурс комиссиясе рәисе Анатолий Фомин уздырды.

СЮ КБОны сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышының конкурста катнашуга кертелгән һәм кертелмәгән оешмаларның исемлеге булган беркетмәсе ТР Икътисад министрлыгы сайтында «Министрлыкларның һәм ведомстволарның программалы эшчәнлеге, СЮ КБОларга ярдәм итү» бүлегенең «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү» бүлекчәсендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International