Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры бизнес-миссиясе MSV-2015 машина төзелеше күргәзмәсендә старт алды

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры Европа илләре буенча бизнес-миссия кысаларында 2015 елның 14 сентябрендә MSV-2015 57нче Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә эшли башлады.

Брно шәһәрендәге (Чехия)  күргәзмә тармак бизнесы, фән, төбәк хакимияте органнары, Россия һәм башка илләр инвесторлары өчен традицион очрашу мәйданчыгы булып тора.

Татарстан Республикасы һәм  Кама кластеры экспозициясе күргәзмәгә килүчеләр арасында зур кызыксыну уятты, шул исәптән эшлекле даирә вәкилләре  һәм рәсми затлар арасында да – MSV-2015 ачылышы көнне экспозицияне  Көньяк Моравия крае губернаторы Михаил Гашек карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International