ТР икътисад министры урынбасары Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе утырышында катнашты

2015 елның 11 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында 2015 елның 9 сентябрендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясенең (РХК) Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы, РХК координаторы Алексей Песошин рәислегендәге утырышы уздырылды.  

Утырыш кысаларында  2014 елның  «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы оештырылды. Әлеге конкурс республикада 2010 елдан бирле уздырыла һәм оешмаларның иң яхшы социаль проектларын ачыкларга мөмкинчелек тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International