Административ реформалар үткәрү комиссиясенә норматив-хокукый актларның факттагы йогынтысын бәяләүне уздыруга бәйле вәкаләтләрне йөкләделәр

2015 елның 11 сентябре, җомга

Россия  Федерациясе Хөкүмәтенең   2015 елның  27 августындагы 896нчы карары белән  Административ реформалар үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе турындагы нигезләмәгә әлеге комиссиягә норматив-хокукый актларның факттагы йогынтысын бәяләүне уздыруга бәйле өстәмә вәкаләтләр йөкләү өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 30 гыйнварындагы 83нче карары белән расланган Норматив-хокукый актларның факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру кагыйдәләренә шулай ук үзгәрешләр кертелде. Әйтик, башкарма хакимият органы җитәкчесе тарафыннан киләсе календарь елга расланган норматив-хокукый актларны әзерләү планы һәм аларга  кертелгән үзгәрешләр турында мәгълүмат тиешле ведомство сайтларында урнаштырылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International