«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларны Park Inn кунакханәсендә 2015 елның 22 сентябрендә узачак белем бирү семинарында катнашырга чакыра.
Семинарның темасы - «Маркетинг тикшеренүләре һәм чит ил базарларына анализ». Чара Park Inn кунакханәсенең «Мәскәү» залында үтә. Адресы: Казан ш., Лесгафт ур.,7.
Семинарның башлану вакыты: 10:00.
Әлеге чарада катнашу бушлай.
21 сентябрьгә кадәр, катнашучының теркәү формасын тутырып, түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: clubexport.rt@gmail.com
Барлык кызыксындырган сорауларыгызны Шульдешова Дарьяга түбәндәге телефон номеры аша бирә аласыз: 8 (917) 889-66-33.