ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 8 октябре көнне 15.00 сәгатьтә «Чаллы»  индустриаль паркында Татарстан Республикасы эшкуарларының Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов белән очрашуы оештырыла. Чара «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткәрелә. Очрашуны оештыручы һәм аның модераторы –Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын  яклау буенча вәкаләтле   вәкил Тимур Ногманов.

2015 елның 7 октябрендә  Мәскәү шәһәрендә  Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы  утырышы узды. 
2015 елның 7 октябрендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Россия икътисады турында  34нче «Икътисадны адаптацияләүне  һәм  трансформацияләүнең  кыенлыклары» дип аталган  Бөтендөнья банкы докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең  Япониягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре  2015 елның 4-5 октябрендә Киото шәһәрендә үткән «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» форумында катнаштылар. 
Бүгенге көндә лицензияләр реестрында металл калдыкларын җыю һәм эшкәртүгә караган 354 пунктта үз эшчәнлекләрен алып баручы  92 юридик зат һәм шәхси эшкуар исәпләнә, бу агымдагы ел башына караганда бераз күбрәк.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Сәфәрнең беренче көнендә Кама кластеры делегациясе хезмәттәшлек турында берничә ике яклы очрашу һәм сөйләшүләр үткәрде, атап әйткәндә, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Тосненск механика заводы»  ААҖ генераль  директоры Антон Селедцов,«Санкт-Петербург төбәкара мәгълүмати эшлекле үзәге» Эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү ассоциациясе президенты Лидия Прохорова белән.
Бүген, 2015 елның 6 октябрендә, Яр Чаллы шәһәрендә  «Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне күтәрү һәм чыгымнарны киметү» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең пленар сессиясе һәм «түгәрәк өстәлләр» эшендә  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
«Бизнес Уңыш» Милли эшкуарлык премиясенең  Идел буе федераль округы буенча төбәк этабы 2015 елның 15 октябрендә  Пермь шәһәрендә  уздырылачак. 

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча эшкуарларны сайлап алу конкурсы комиссиясенең 2015 елның 6 һәм 7 октябре көннәрендә үткәреләчәк утырышының  турыдан-туры трансляциясен түбәндәге сылтама (https://livestream.com/accounts/10576116)  буенча карарга мөмкин . 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International