Коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына! РФ Президентының 2015 елның 1 апрелендәге 79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә 2015 елның өченче конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

2015 елның 1 октябрендә Россия Федерациясе Президентының  «2015 елда граждан җәмгыяте  институтларын үстерүдә катнашучы  һәм кеше һәм гражданинның хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны һәм социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган хөкүмәткә карамаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүне тәэмин итү турында» 2015 елның 1 апрелендәге  79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә  президент грантларын бүлү буенча 2015 елның өченче конкурсы башланды. Гаризалар агымдагы елның  20 октябренә кадәр кабул ителәчәк, конкурска йомгаклар 7 декабрьгә ясалачак.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International