Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия икътисады турында Бөтендөнья банкы докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды
2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
2015 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия икътисады турында 34нче «Икътисадны адаптацияләүне һәм трансформацияләүнең кыенлыклары» дип аталган Бөтендөнья банкы докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае вәкилләре катнашты.
Докладны тикшерүдә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» ДУ вәкилләре катнашты.
Икътисадый үсешнең төп дөньякүләм тенденцияләре һәм Россия икътисадының үсеш перспективалары турындагы мәгълүмат белән Бөтендөнья банкының Россия буенча баш икътисадчысы Биржит Ханзль таныштырды.
Татарстан КУЭ Корпорациясенең җәлеп ителгән “зонтик” поручительлекләре саны буенча Рәсәй төбәкләренең беренче унлыгына керде. Ел башыннан республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сум алды.
Җәйнең беренче аенда 2025 елга 20 млн сумнан артык керем аркасында патентка хокукларын югалткан күпчелек ШЭ салым салу объектын арткы сан белән алыштырырга өлгерә.