Татарстан Республикасы Кама кластеры делегациясе бизнес-миссия белән Санкт-Петербургка барды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

2015 елның 6-9 октябре көннәрендә  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы»  Ассоциациясе вице-президенты Ләйсән  Әбҗәлилова җитәкчелегендәге Кама кластеры делегациясе  бизнес-миссия белән Санкт-Петербург шәһәренә барды.

Сәфәрнең беренче көнендә Кама кластеры делегациясе хезмәттәшлек турында берничә ике яклы очрашу һәм сөйләшүләр үткәрде, атап әйткәндә, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Тосненск механика заводы»  ААҖ генераль  директоры Антон Селедцов,«Санкт-Петербург төбәкара мәгълүмати эшлекле үзәге» Эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү ассоциациясе президенты Лидия Прохорова белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International