ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 4 сентябрендә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында  «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоу финалы узачак. Чара барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ярдәме белән оештырылган проектка йомгак ясалачак.

1 сентябрь Чаллының 37нче мәктәбенә беренче сыйныфка укырга килүче балалар өчен икеләтә тантана булды. Әлеге күркәм бәйрәм белән аларны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тәбрикләде.

2015 елның  1 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәрендәге «Кориб» ҖЧҖндә булды. Ул анда компания җитәкчелеге белән автокомпонентлар җитештерү буенча завод төзелеше проектын тормышка ашыру барышын тикшерде.

Исегезгә төшерик, әлеге проектны «Кориб» Компанияләр төркеме Казахстанның  «Kainar Tecnologies Сәүдә йорты»  ҖЧҖ белән бергә «Алабуга» махсус икътисадый зонасында тормышка ашыра, аңа кертелгән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сумны тәшкил итә.  

Нефть һәм газ өлкәсендә GenerationS акселерацион программасы (Oil&Gas трегы) операторы сыйфатында «Пульсар Венчур Кэпитал» Компанияләр төркеме чыгыш ясады.

Программада катнашучыларга үзләренең бизнес-идеяләренә карата соңгы заказчының бәясен белү, фикерен ишетү, нефть-газ компанияләре белән элемтә урнаштыру, үз проектларын ММЧнда алга этәрә башлау кебек уникаль мөмкинлекләр бирелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елның гыйнвар-июль айлары өчен Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.

2015 елның гыйнвар-июль айлары өчен гомуми  рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны билиләр.

2015 елның 28 августында видео-конференц-элемтә режимында  Идел буе федераль округы муниципаль берәмлекләренең Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатны яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруда катнашуы сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды.

2015 елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Бөгелмә муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты» Дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен «КидСпейс» балалар һөнәр шәһәренә сәяхәт оештырды.


29
август, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шуны хәбәр итә: 2015 елның 2 сентябрендә 17:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы уздырыла. Анда конкурс сайлап алуына тапшырылган гаризалар тикшереләчәк. Аккредитация үтергә барлыгы 5 гариза килгән. Әлеге  гаризаларның барысы да конкурста катнашуга кертелгән.

17 сентябрьгә кадәр,  РФ Президентының  2015 елның 1 апрелендәге 79-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, социаль мөһим проектларны һәм кеше, гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерциячел һәм дәүләтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү конкурсының икенче этабында катнашуга гаризалар җыю дәвам итә.

Чит ил паспортын алу өчен, хәзер Федераль миграция хезмәте Идарәсенә генә мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Әлеге хезмәт Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләренең (КФҮ) кайбер филиалларында да күрсәтелә.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International